«Бөек Петр һәм аның дәвере» күргәзмәсенә чакырабыз (6+)

2019-05-06 16.19.26
2019-05-06 16.20.49
2019-05-06 16.21.19
2019-05-06 16.40.52

6 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә бөек патша-реформаторга багышланган «Бөек Петр һәм аның дәвере» исемле күргәзмә эшли башлады. Экспозициядә Әлмәт шәһәренең 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылар А. И. Фәрхетдинова һәм Э.Я. Идрисовалар катнашты. Күргәзмә тамашачыларны Петр Беренченең үзенчәлекле шәхесе, Россия империясенең бөеклек һәм реформалар дәвере белән таныштыра.
Анда гуашь, пастель, акварель, граттаж, аппликация, оракал кебек төрле техникада башкарылган эшләр берләштереп урнаштырылган.
Күргәзмә 26 майга кадәр эшләячәк. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
Керү ирекле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: